Логотип Тартип радиосы

"Әниләр марафоны”: зур армия хасил булды...

Интернетны гөрләткән “Әниләр марафоны” төгәлләнде. Ул өченче тапкыр үткәрелде. Аны, Әниләр көне уңаеннан, Тәртип радиосы һәм проектның авторы, "Шәһри Казан" журналисты Динара Әхмәт оештырды.

Ул 1 ноябрьдә башланып, 21 көн дәвам итте. Инстаграм социаль челтәрендә татар телендә аралашучы әниләр өчен мәйдан булдыру, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган бу марафонда 900ләп әни һәм Дәү Әни катнашкан. 26 ноябрь көнне “Тәртип” радиосы һәм “Әниләр марафоны” инстаграм аккаунтларының туры эфирында марафонның бер көнен дә калдырмыйча катнашып барган әниләр арасыннан саннар генераторы ярдәмендә 30 җиңүчене билгеләде. Бүген матбугат очрашуында әлеге җиңүчеләрне, шулай ук махсус бүләккә лаек булган әниләрне тантаналы рәвештә билгеләделәр.

 - Әлеге “Әниләр марафоны” өметләребезне аклады, без көткәннән күпкә масштаблырак узды. Беренче марафонда 28 кеше ахырына кадәр үтеп чыккан булса, хәзер катнашучылар саны күпкә артты. Марафонның “Тәртип” радиосына кире кайтып, аның белән бергә үткәрүнең дә нәтиҗәсе булгандыр. “Әниләр һәм бәбиләр” тапшыруыннан башланып киткән марафон иде бу. Һәм менә үз кыйблабызга кайтып, киң колач белән эшли башладык. Бу дәвамлы чара булачак. Аның болай колач алуын күргәч, без дә кирәкле эш белән шөгыльләнгәнебезгә тагын бер кат инандык. Татар телендә аралашучы, балаларга чын милли тәрбия бирә торган гаиләләрнең аралашу мәйданын булдыру иде. Бер зур армия хасил булды. Исеме “марафон” дип аталса да, моны ярыш дип карарга кирәкми. Монда катнашу үзе бер батырлык. 21 көн дәвамында сез үзегезнең гаилә тарихын, архивын ачып салып яздыгыз. Без бүген монда җиңүчеләрне түгел, ә бары тик бүләк насыйп булган кешеләрне генә җыйдык. Монда, әйткәнемчә, бөтенегез дә җиңүче, - диде “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

 - “Әниләр марафоны”н башлаганда ниндидер курку бар иде. Бәлки уздырып тормаскадыр дигән уйлар да булды. Интернетта сорап язучылар күп булгач, мин бу юлы Әниләр көне уңаеннан марафонны баштагыча “Тәртип” радиосы белән берлектә уздырырга кирәктер дип уйладым.

Австралия, Россиянең төрле төбәкләре (шул исәптән Чукотка) һәм Татарстанның барлык районнарыннан катнаштылар. Бөтен әниләрне җанландырып, аларның данын интернетта күтәрдек.

Шушындый җылы язмалар 21 көн белән генә чикләнмәсен иде. Әлеге күркәм гадәтне саклагыз, саллы язмалар язуыгыздан туктамагыз, - дип ялкынланып сөйләде Динара Әхмәт.

“Әниләр марафоны” дәвамлы булачак. Чираттагысы яз башында булыр дип көтелә.

Автор: Дания Нәгыйм, "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар