Логотип Тартип радиосы

«СалаваTik» проекты кысаларында «Тәртип» радиосында «Җырла, балам!» тапшыруы башланды

Бүген чыккан «Куяннар» җырының көен 31 ел балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып эшләгән Фәридә Шәймәрданова язган.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Июль аенда «Тәртип» радиосы «Салават күпере» журналы белән берлектә «СалаваTik» проекты кысаларында «Җырла, балам!» тапшыруын башлап җибәргән. «Тапшыруда күренекле музыка белгечләре, җыр авторлары белән кызыклы әңгәмәләр булачак», дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче чыгарылышта радио тыңлаучылар «СалаваTik»ларның үзләре белән танышса, алдагы тапшыруларда «СалаваTik»лар башкарган җырларның иҗат ителү тарихы турында мәгълүмат алачак. Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә (кабатлавы — чәршәмбе 10.30 да) 93,1 FM ешлыгындагы «Тәртип» радиосында чыгачак.

«Җырларны өйрәнеп кенә калмыйбыз, аларның барлыкка килү тарихларын да халыкка җиткерәсебез килә. Безнең татар халкы — элек-электән җырга-моңга хирыс халык. Җырларыбыз буыннан-буынга тапшырылып килгән иң кадерле һәм бәһале мирас булып саналган. Шул мирасны саклап, үсеп килүче буынга тапшыру — безнең изге бурычыбыз», — дип «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. 

Бүген чыккан «Куяннар» җырының сүзләрен халык иҗат иткән, көен балалар бакчасында 31 ел музыкаль җитәкче булып эшләгән Фәридә Шәймәрданова язган.

«90 елларда, милли мәдәният үсеш ала башлаган чорда, балалар өчен татарча җырларга ихтыяҗ туды. Дөрес, профессиональ композиторлар балалар өчен көйләр яза, тик аларны башкару авыррак иде. Барлык композиторлар да балаларның мөмкинлеген тулысы белән белеп бетерми бит», — ди оештыручылар.

Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә, кабатлавы чәршәмбе 10.30 сәгатьтә булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар