Логотип Тартип радиосы

Үткәннән көткәнгә күпер салучылар — «Тәртип» радиосы яңа ребрендингын тәкъдим итте

Күпьеллык тарихы булган, чын халык радиосына әйләнгән «Тәртип» радиосы үзенең яңа ребрендингын тәкъдим итте. Барыбыз да яратып тыңлаган радиода нәрсәләр үзгәрә? Ребрендинг ясарга кем тәкъдим иткән? Болар турында без «Тәртип» радиосы коллективыннан сорадык.

«Безнең максат — үткәннән көткәнгә күпер салу»
Ребрендинг ясарга кем тәкъдим итте? Ни өчен шундый карарга килдегез?

Ризәлә Исмәгыйлева, «Тәртип» радиосының баш мөхәррире:

Көтеп алган яңа туган сабыйга күлмәкнең дә иң матурын, уенчыкның да иң яхшысын бирәләр бит. Безнең яңадан ФМ ешлыкка кайтуыбызны да күпләр зарыгып көтте. Һәм Аллага шөкер, өметләр акланды, «Татарстанга «Тәртип», ә «Тәртип»кә үз тыңлаучылары әйләнеп кайтты. Радионың йөзен үзгәртү тамырдан аерылмыйча гына бераз яшәртү, заманга яраклашу булды.

Безнең максат — үткәннән көткәнгә күпер салу. Тамырдан килгән хәзинәләрне без җиткерсәк, аларны бүгенге көнгә тоташтыручы милли җанлы яшьләр килеп кушылды коллективка. Шушы матур үзгәрешнең нигезендә дә алар торды. Бергәләп киңәшләшеп эшләдек, Аллага шөкер. 

Аңлашыла ки, бүгенге көндә ребрендинг — визуаль яктан да, кайбер продуктлар ягыннан да күпмедер дәрәҗәдә замана таләбе. Бу башка оешмалар белән бергә мәгълүмати дөньяда, маркетинг кырында дөрес рәвештә халыкта һәм җәмгыятьтә күренә белү, аудиториягә якынаю өчен инструментлар. Үзен-үзе хөрмәт иткән һәм заманның әлеге таләбе белән эшләргә ният кылган һәрбер команда, компания, яисә ширкәтләр моны уңышлы башкара. Безнең очракта да бу үзеннән-үзе килгән, бергәләп уйлаган идея булды. «Тәртип» радиостанциясенә яңа FM-ешлык бирелгәч, яңача эшли башлагач, иң беренче килгән уй — «күлмәге» дә, тышкы ягы да җәлеп итәрлек, матур, шул ук вакытта тамырларны, үткәннәрне чагылдырган визуаль тышлык булдыру иде.

Логотип ясау тарихы
 - Һәрбер кеше ребрендинг эшләгәндә, логотипта, визуаль бизәлештә эшчәнлегенең асылын, сыйфатын чагылдырырга тели. Безнең өчен дә бу бик мөһим булды. Безнең нәрсә теләвебезне аңлатканны әле аңлый да белү кирәк бит. Әлеге максатны тормышка ашырыр өчен без шушы идеяне тиешенчә гамәлгә куя алучы кешеләрне эзли башладык. Үзебезнең танышлар арасында да барладык, соңгы вакытта милли тематика белән бәйле визуаль контент җитештерүчеләрне карап чыктык. Алия Сабитова исемле Мәскәүдә яшәп иҗат итүче кызга тукталдык. Ул соңгы вакытта «Татар кызы» бәйгесе, «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале, «Яз» татар диктант акциясенең визуаль бизәлеше белән шөгыльләнгән. Аның портфолиосында милли рух чагылыш таба, ул үзе дә милли рухлы кеше, һәрбер эшенә үзенең күңелен кертә. Безнең радиостанциягә логотип эшләү аның үзенә дә зур җаваплылык һәм горурлык булды. Үз эшен оста итеп, бик теләп башкарып чыкты.

Яңа логотип нидән гыйбарәт?

Айваз Садыйров:

- Логотип «Тәртип» радиосы язуы, кош сурәте һәм татарның иң популяр орнаменты — лалә чәчәге бизәгеннән тора. Язуда «Тәртип» сүзе алга чыга, «радиосы» сүзе кечерәк хәрефләр белән бирелгән. Чөнки «Тәртип» — төп бренд атамасы, «радиосы» — эшчәнлекнең төрен билгеләүче аңлатма. «Тәртип» сүзенең шрифты да радиостанциянең фәлсәфсенә туры килә. Җыйнак, тыйнак, тәртипле. Чуар, купшы түгел, минимализм стилендә. 

Логотипның символы — кош. Татарда кош (сандугач) — җыр, моң билгесе. Очыштагы сайрар кош — бар җиһанга җыр таралуын күрсәтә. Радиоалгычлар аша да бар тирә-юньгә җыр тарала. Шул ук вакытта, кош — тынычлык, милләтләр дуслыгы символы да, үткән белән бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы серле күпер салучы. «Тәртип» радиосының төп идеялары шулардан гыйбарәт. Шуңа өстәп, кош — хәбәр, элемтә алышуны да аңлата. Сурәттә кош алга карый, үткәннән киләчәккә очып бара. Үткәнне киләчәк белән тоташтыра. Кошның канаты итеп ясалган милли бизәк — лалә чәчәге, бер үк вакытта, татарның миллилек билегесе дә, кошның очышта булын сурәтләүче канат та.

Татар халык бизәкләрендә, бигрәк тә чигешләрендә иң популяр орнамент булган лалә чәчәге — яңарыш билгесе. Ул язын беренче булып шытып чыга, җирне яңарта. «Тәртип радиосы» үзе дә яңарыш чорында. Ләлә чәчәге Татарстан Гербында да урын алган. Ул тереклек гомере, кеше иминлеге чыганагы. 

«Тәртип» радиосы логотибы тарихына карасак, анда гел яшел төс булуын күрергә мөмкин. Бу юлы да логотипның төсе — матур яшел. Яшелнең 500дән артык төсмере бар, логотипта күзне иркәләүче иң матуры сайланган. Яшел — Татар милләте һәм Ислам дине төсе. Яшел төс — язның яшеллеге, яңадан тууны аңлата. Психологиядә исә, яшел — үсеш һәм тотрыклылык билгесе.

«Логотипка халкыбыз тыныч яшәсен, тәртип белән гармониядә булсын иде дигән мәгънә салынган» 

Ризәлә Исмәгыйлева:

- Айваз әйтеп китте инде, чыннан да, татар халкы элек-электән сандугач дип мөкиббән китә. Матур җырлаучы кешеләрне дә сандугач белән чагыштырабыз бит. Бу асыл кошның шундый бер үзенчәлеге бар, ул бары тик тыныч, яхшы җирдә генә оя кора һәм шунда гына сайрый. Бөтен татар халкы күңелендә һәм безнең республикада тынычлык булса иде. Чөнки әгәр дә кеше күңелендә тынычлык булмаса, аның телевизор да карыйсы килми, радио да тыңлыйсы килми, синең мәгълүматыңның аңа кирәге дә булмый. Шуңа күрә безнең халык тыныч яшәсен, тәртип белән гармониядә булсын иде дигән мәгънә салынган логотипка.

Айсылу Лерон, «Тәртип» радиосының PR белгече: 

- Безнең логотип төшерелгән продукцияләребез дә бар. Кружка, блокнот, ручка, бүгенге көндә бик актуаль маска, түшкә беркетеп куя торган тамгаларыбыз һ.б. бар. Радиода һәрдаим бәйгеләр үткәрелеп тора, беренче чиратта, шушы продукцияне аларга бүләк итеп бирәчәкбез.

«Тәртип» радиосының яңа гимны турында
Логотиптан тыш тагын нинди үзгәрешләр бар?

Айсылу Лерон:

- Ребрендингта аудиобизәлеш тә урын ала. Без әлеге мәсьәләгә бик җитди карадык. Бары тик «Тәртип»кә генә хас яңгыраш булган махсус гимн да яздырдык. Бу эшкә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы композиторыбыз Эльмир Низамов алынды. Бергә хезмәттәшлек итеп, гаҗәеп матур гимн язылды. Алла боерса, якын киләчәктә аның сүзләре дә булачак. Шушы гимн ярдәмендә джинглларыбыз да барлыкка килде. Бу аудиобизәлешне ишеткәч, тыңлаучылар: «Тәртип бит бу!» — дип әйтерлек, безнең эчтәлекне ачып бирә торган көй язды Эльмир. Бик зур рәхмәт аңа!

Ризәлә Исмәгыйлева:

- Эльмир нинди генә уен кораллары кулланмады, һәр яздырган көен безгә җибәреп барды. Бик матур, бер тыңлашта истә кала торган көй тудырды ул безгә. Радиотыңлаучылар да аны без яраткан кебек кабул итәрләр һәм «Тәртип»не бер нотадан таный торган булырлар дип өметләнәм.

Айваз Садыйров:

- Хәзер Эльмирның мәгълүмати кырда бик яңгыраган вакыты, без: «Эльмир популярлашты, әйдә, аның популярлыгыннан файдаланып калыйк», — димәдек, киресенчә, аңа мактаулы исем безгә гимн язганнан соң гына бирелде. Ул: «Сез бит мине аңлыйсыз, тиз генә көй язып бирә алмыйм. Илһамның килгәнен көтәм. Мин „Тәртип“не ничек тоям, нәкъ тә шундый көй тусын өчен, үз вакытын көтәм», — диде. Күрәсең, ул вакыт җитте. Чын мәгънәсендә, инструменталь әсәр туды, аңа бик күп музыкантлар үз өлешен кертте. Аны көй генә түгел, ә бер дөнья итеп кабул итәргә була.

Миннән кечкенә генә бер киңәш: әлеге гимнны тыңлаганда, күзләрегезне йомыгыз да, башыгызга нинди уйлар килә, шуларны «күзәтеп» утырыгыз. Кемнеңдер балачагы искә төшәргә мөмкин, кемнеңдер туган авылы — кем нәрсә ярата, шул күз алдына килә.

Эфирда яңгырар өчен гимнның үз вакыты булачак, гомумән, ул эфирдан тыш та, төрле концерт чараларында да яңгыраячак.

Ребрендинг радионың эчтәлегенә йогынты ясаячакмы? Бәлки яңа тапшырулар барлыкка килер?

Ризәлә Исмәгыйлева:

«Тәртип» форматындагы яңа тапшырулар булачак. Яшьләрне дә җәлеп итәсе килә, үткәннән көткәнгә күпер булгач, без элеккеге белән генә чикләнеп кала алмыйбыз, яшь буында да татар теленә мәхәббәт уятып, аларны да үзебезгә тартырга тиешбез.

«Калеб» яңа буын җыены белән тапшыруыбыз тулы көченә дәвам итә, яңа язылган китаплар турында тапшыру яңа гына чыгып килә. Тагын бер яңалык — татар матбугатына күзәтү башлап җибәрдек. Тапшыру «Матбугатка күз ату» дип атала. Чөнки, «Тәртип»нең төп максаты — татар халкына хезмәт итү, булдыра алган кадәр аның рухи хәзинәләрен саклап калу һәм үстерү. Онлайн дөньяда яшәсәк тә, газета-журналлар укучылар күп, шуңа күрә татар матбугатына күзәтү ясарга булдык. Моннан тыш, татарча белмәгән татарлар өчен дә тапшыру булачак.

Айваз Садыйров:

- Өстәп шуны әйтәсе килә, моңа кадәр чыккан бер генә тапшыруны да сызып ташларлык түгел. Тапшырулар базасы бик зур, хәтта аларның барысын да эфирда яңгыратып бетереп тә булмый. Шушы кыйммәтләрне халыкка тагын да якынайту өчен, без подкастлар системасын булдырдык. Шул ук тапшыруларның язмаларын кеше үзенә уңайлы вакытта теләсә кайда, теләсә кайсы җайланмада тыңлый ала. 20гә якын тапшыру «ВКонтакте»дан алып «Apple Подкасты», «Google Подкасты»га кадәр урнаштырылды, ул кирәкле вакытта кызыксындырган мәгълүматны ачып тыңларга ярдәм итә. Аудиоподкастлар безнең беренче адым гына, киләчәктә, студия әзер булуга, видеоподкастлар, ягъни тапшыруларның видеоверсияләрен тәкъдим итәргә ниятлибез. Подкастларны социаль челтәрләрдә, яисә tartip.tatar сайтында тыңый аласыз, шулай ук безнең сайтта барлык кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин.

Моннан тыш, ребрендингның тагын бер зур өлеше — мобиль кушымталар. Үзебезнең мобиль кушымта булдырылды. Аны Android, яисә IOS өчен Play Market һәм App Store кебек популяр платформаларда табарга була. Кушымтада «Тәртип» радиосын тыңларга мөмкин, шулай ук анда социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга сылтамалар урын алды. Алдан әйтеп узган подкастларны да кушымтада тыңлап була. Шундый җайлы, универсаль платформа.

Ризәлә Исмәгыйлева: 

- Минем тагын бер тапкыр чын күңелдән, ихлас йөрәктән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә! Безгә шундый бүләк ясаганы өчен Алланың мең рәхмәте яусын аңа! Ышанырсызмы — юкмы, хәзер урамда, транспортта, театрда булсынмы, кемдер килеп кочаклый, кулыңны кыса, шалтыратып елый-елый рәхмәтен әйтә. Бу безнең эшне тормышка ашырган җитәкчелеккә халыкның чын күңеленнән чыккан рәхмәте. Президентыбызның шушы планнарын тормышка ашырган Сәфәров Әсгать Әхмәт улына, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улына, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улына, «Яңа Гасыр» җәмгыяте генераль директоры Илшат Юныс улы Әминовка да зур рәхмәтемне белдерәм! 

 

Автор: Гадел Әхмәтҗанов

Тулырак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар