Логотип Тартип радиосы

ПРОГРАММАЛАР

"ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР"

Сөйләм культурасы һәм туган тел үзенчәлекләре турында тапшыру. Максаты - татар телен пропагандалау, туган телне саклап калу мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү. Программада сөйләм теленнән бик күп мисаллар китерелә. Алып баручы - татар теле һәм әдәбияты уктучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.

 

"ГАЛИҖӘНӘП ТЕАТР"

Татар театры тарихы һәм татар театрына нигез салган мәшһүр шәхесләр, актерлар турында тапшыру. Программада спектакльләрдән өзекләр дә яңгырый.

 

"ШӘХЕСЛӘР"

Бу көндә туган шәхесләр турында кыскача мәгълүмат. 

 

"И КАЗАН! НУРЛЫ КАЗАН, ДӘРТЛЕ КАЗАН!"

Казан тарихы турында эксурсовод Раушания Миңнулина һәм халык авыз иҗаты герое Хуҗа Насретдин бәян итә.

 

"КАБАТЛАНМАС МОҢНАР"

Тапшыруда танылган композитор, опера һәм эстрада җырчылары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйләнә. 

 

"КИЧКЕ ӘКИЯТ"

Танылган шәхесләр балалар өчен татар әкиятләре укый.

 

"РУХИЯТ"

Халыкның рухи кыйммәтләре, мәдәниятнең традицион формалары, йолалар, гореф-гадәтләр хакында сөйләүче бу тапшыру республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертә. 

 

"ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР"

Балаларны тәрбияләү һәм аларның җитлегүе турында белгечләр, психологлар, табиблар, дин әһелләре белән әңгәмә. 

 

"ӘДӘБИ МИРАС"

Тапшыруда татар халкының әдәби мирасы - безнең эраның 8 гасырыннан башлап дан казанган әсәрләр һәм аларның авnорлары турында сөйләнә. 

 

"ӘДӘБИ МИЗГЕЛ"

Театр артситлары татар авторларының иң билгеле әсәрләрен укый. Шулай ук тапшыруда радиоспектакльләр дә куела. 

 

"РИВАЯТЬ"

Халкыбызның легендалары, мифлары һәм аларның килеп чыгышы  турында автор һәм алып баручы "Риваять" этнотөркеменең җитәкчесе  Руслан Габитов сөйли. Проектта халык фольклорына да зур игътибар бирелә.

 

"САФ ВӘ РАУШАН КӨЗГЕ"

Татар халык җырларының тарихы турында кызыклы фактлар. Һәр тапшыру аерым җырга багышлана, ахырдан программа шул җыр белән төгәлләнә. 

 

"ЧАКЫРЫЛГАН КУНАК"

Танылган артистлар, шагыйрь, язучылар белән мәдәният, сәнгать, музыка турында эксклюзив әңгәмәләр. 

 

"МӨҺӘҖИРЛӘР"

Республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез турында тапшыру. 

 

"ТУЗМЫЙ ТОРГАН БҮЛӘК"

Дин күзлегеннән чыгып, гаилә кыйммәтләре, тәрбия серләре, ир белән хатын, әти-әни белән балалар арасында мөнәсәбәтләр турында тапшыру. 

 

"ГИМНАСТИКА"

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! Хәрәкәттә  бәрәкәт! Һәр көн радиода иртәнге һәм офис гимнастикасы тәкъдим ителә. Өлкән яшьтәге тыңлаучылар өчен аерым гимнастика чыгарылышлары бар.