Логотип Тартип радиосы

«Тәртип» радиосының яңа логотибын Мәскәүдә яшәүче татар кызы ясаган

Логотип «Тәртип радиосы» язуы, кош сурәте һәм лалә чәчәге бизәгеннән тора.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов).

«Тәртип» радиосының яңа логотибын бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Алия Сабитова исемле кыз ясаган.

«Һәрбер кеше ребрендинг эшләгәндә, логотипта, визуаль бизәлештә эшчәнлегенең асылын, сыйфатын чагылдырырга тели. Безнең өчен бу бик мөһим. Безнең нәрсә теләвебезне әле аңлый да белү кирәк бит. Шундый кеше эзләдек. Алия Сабитова исемле Мәскәүдә яшәп иҗат итүче кызда тукталдык», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры Айваз Садыйров. 

Аның сүзләренчә, Алия Сабитова Татарстанда күпләргә билгеле булган проектларның визуаль бизәлешен уйлап тапкан.

«Алиянең эшләрендә милли рух чагылыш таба, ул үзе дә милли рухлы кеше, һәр эшенә күңелен бирә. Безнең радиостанциягә логотип эшләү аның үзенә дә зур җаваплылык һәм горурлык булды. Үз эшен оста итеп, бик теләп башкарды. Ул соңгы вакытта „Татар кызы“ бәйгесе, „Печән базары“ татар мәдәнияте фестивале, „Яз“ татарча диктант акциясенең визуаль бизәлеше белән шөгыльләнгән», — диде Айваз Садыйров.

Логотип «Тәртип радиосы» язуы, кош сурәте һәм татарның иң популяр орнаменты — лалә чәчәге бизәгеннән тора. Логотипның символы — кош. Татарда кош (сандугач) — җыр, моң билгесе. Кошның канаты итеп ясалган милли бизәк — лалә чәчәге - бер үк вакытта татарның миллилек билгесе дә, кошның очышта булуын сурәтләүче канат та.

«Радиобыз логотибының тарихына карасак, анда гел яшел төс булуын күрергә мөмкин. Бу юлы да логотипның төсе — матур яшел. Яшелнең 500дән артык төсмере бар, логотипта күзне иркәләүче иң матуры сайланган», — дип уртаклашты «Тәртип»нең башкарма продюсеры.

Тулырак - "Татар информ"

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар