Логотип Тартип радиосы

РАДИО ТУРЫНДА

"ТӘРТИП" - ХАЛЫК РАДИОСЫ!

"ТӘРТИП" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклап калу һәм таныту максаты белән эшләүче уникаль контентлы радио. Аның төп бурычларының берсе -

Үткән белән көткән арасында күпер салу!

Эфир ешлыкларында тәүлек әйләнәсе халкыбызның кабатланмас күңел җәүһәрләре булган ретро җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр белән беррәттән заманча сыйфатлы музыка да яңгырый.

"ТӘРТИП" радиосы  үз тапшыруларында әхлакый, тәрбияви, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Милләтебезнең мәдәнияте, сәнгате, тарихы, халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар! 

Тәүге авазын 2008 елда ук  салган "ТӘРТИП" радиосына күп сынаулар аша узарга туры килә. Вакытлыча гына эшләп алган чоры да, эфирдан шактый озакка югалып торган мәле дә була. Беренче көннән үк тугры аудиториясен булдырган радиостанция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020 елның август аеннан кабаттан эфир киңлекләренә әйләнеп кайта. 

Бүген "ТӘРТИП" радиосын Казанда 93,1 FM  һәм Яр Чаллыда 90,2 FM ешлыкларында тыңларга мөмкин.

Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен  "ТӘРТИП" халык радиосын телефоннар өчен ясалган махсус кушымтадан яки сайттан тыңлау мөмкинлеге бар.