Логотип Тартип радиосы

Белем көне белән!

Кадерле балалар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр! Хөрмәтле мәгариф ветераннары! Сезне Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы котлы булсын! Хәерле сәгатьтә!

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!

Энҗе Мөэминова

(фото belem.ru порталыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар