Логотип Тартип радиосы

"КАБАТЛАНМАС МОҢНАР" КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРАБЫЗ!

Сезнең үтенечләрне искә алып, 2024 нче елның 26 гыйнваренда “Чулпан” мәдәният үзәгендә Тәртип радиосының «КАБАТЛАНМАС МОҢНАР» проектының чираттагы концерты була!

✅Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге концертта сез яратып өлгергән, кушылып җырларлык, чыннан да, кабатланмас җырлар яңгыраячак!

✅ТӘРТИП радиосы Үткән белән көткән арасында күпер салучылар буларак, талантлы яшьләребезгә дә мәйдан биреләчәк.

✅Концертта халкыбызның күренекле шәхесләре:
Клара Хәйретдинова, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Зөлхия Миннеханова, Лилия Муллагалиева, Рәсим Низамов, Асылъяр, Ильшат Вәлиев, “Риваять” этно төркеме, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Мирас» бию ансамбле чыгыш ясаячак.
Музыкантларыбыз: Динә Закирова, Айнур Моратов, Динар Бәдретдинов һәм “Сайдар” баянчылар төркеме һәм башкалар катнашачак!

👉 Хөрмәтле, радиотыңлаучыларыбыз!
Шуны да онытмыйк: бу гади тамаша гына түгел. “Кабатланмас моңнар” концертының беренче максаты - милли мирасыбыз булган җыр-моңнарыбызны оныттырмау булса, икенче, шулай ук төп максаты - әлеге концертлардан кергән керем, буыннар чылбырын өзмәүдә гаять зур күләмдә эш алып баручы «ТӘРТИП» радиосын озын гомерле итү һәм үстерүгә бик зур ярдәм булачак. Димәк, һәр билет сатып алучы радиобыз эшчәнлегенә үзенең өлешен кертәчәк дигән сүз!

👉Билетларны “ЧУЛПАН” мәдәният үзәгеннән һәм Кассир.ру дан алырга мөмкин.
«КАБАТЛАНМАС МОҢНАР» концерты – 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен (6+)

https://kzn.kassir.ru/koncert/kabatlanmas-monnar

http://tartip.tatar/?erid=2SDnjeScqK6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар