ТӘРТИП радиосына - 11 яшь!
Шул уңайдан, 15 нче апрель көнне, 11 театр бер сәхнәгә җыела! “ТӘРТИПле ТЕАТР!” яки “Уйныйбыз да, уйлыйбыз да!” – дип исемләнгән туган көн тамашасы.
Бу гади концерт кына түгел!
Биредә, ТӘРТИП радиосы кебек үк, милләт сагында торучы - Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры , Әлмәт татар дәүләт драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы , Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә һәм Буа татар дәүләт драма театрлары, Татар дәүләт «Әкият» курчак театры һәм өметле киләчәк – “Апуш” татар балалар театрының талантлы, моңлы артистлары онытылмаслык очрашу бүләк итәчәк!
Билетларны Г.Кариев театры кассасыннан һәм Билетоннан алырга мөмкин. Билет сатып алган һәр тамашачы, ТӘРТИП радиосы үсешенә өлеш кертәчәк.
Тарихта беренче тапкыр үткәрелә торган чараны күрми калмагыз!
erid=2SDnjcQ3tQ4
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар