Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосының өр-яңа җиңүе!

Бүген татар телендә сөйләүче радиолар арасында ел да үткәрелеп килүче республикакүләм пляж волейболының 10 нчы турниры узды. Үзе дә 10 яшьлеген бәйрәм итүче ТӘРТИП радиосы 1 нче урынны яулады!

2 нче урында – Татарстан радиосы
3 нче урында – Болгар радиосы
4 нче урында – Татар радиосы командасы

Әлеге дуслык турнирының шарты бик кызык: күчмә кубок кемдә кала, шул киләсе ел турнирын оештыра!
Кемнәр соң ул, безнең спорт йолдызларыбыз? "КАЛЕБ" тапшыруын алып баручы Миләүшә РИЗВАНОВА, "ТӘРТИПле КАЛЕБ" концертында катнашучы яшь артистларыбыз, радиобызның дуслары - Мөнир МАРДАНОВ, Дәниф САФИУЛЛИН һәм Ильяс ИСМӘГЫЙЛЕВ, "РИВАЯТЬ" тапшыруының алып баручысы Руслан ГАБИТОВ!
Кабатланмас җанатарлар: Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ һәм Илфак ХАФИЗОВ!
Барысы да үзебезнекеләр инде!
Димәк, киләсе турнир - бездән! Йөзгә кызыллык китермәбез: 10 ел эчендә ике җиңү яулап, ике турнир оештырган кешеләр без!
Быелгы уенны тиешле дәрәҗәдә оештыручы Татарстан радиосы командасына рәхмәт!
Хөкемдарлары да ТР Волейбол федерациясеннән килгән чын профессионаллар иде.

https://tatar-inform.tatar/news/radiolar-arasyndagy-voleibol-yarysynda-tartip-radiosy-berence-uryn-algan-5893149

https://trt-tv.ru/tat/ya-alyklar/duslyk-i-e/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар