Логотип Тартип радиосы

Тәртип радиосы концерт эшчәнлеген башлап җибәрә

ТӘРТИП радиосы, яңа сезонда « КАБАТЛАНМАС МОҢНАР » дип исемләнгән концерт эшчәнлеген башлап җибәрә! Бүген шул уңайдан Матбугат конференциясе узды.

Спикерларыбыз:
1.Исмәгыйлева Ризәлә Котдус кызы – ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире
2.Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы – Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе.
3.Нәбиуллина Айгөл Вәлиәхмәт кызы– Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Без”(Күңел)ТВ каналының баш мөхәррире, “Тәртипле иртә” тапшыруын алып баручы, “КАБАТЛАНМАС МОҢНАР” концертының сценарий авторы
4.Хафизов Илфак Илшат улы– Кәрим Тинчурин театрының талантлы артисты, “Мизгел” театры баш режиссеры, “Тәртипле иртә” тапшыруын алып баручы, “КАБАТЛАНМАС МОҢНАР” концертының режиссеры

Матбугат очрашуының модераторы журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов булды.

https://tatar-inform.tatar/photo/tartip-radiosynyn-ka..

https://tatar-inform.tatar/news/tartip-radiosy-kabatl..

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар