Логотип Тартип радиосы

Тәртиптә - "Меценатлар" тапшыруы!

Игелек кылу - кешелекне берләштерүче иң зур көч!

Яңа сезонның тагын бер яңалыгы! Бүгеннән "Тәртип" радиосында "Меценатлар" исемле өр-яңа тапшыру чыга башлый. Тапшыруны танылган эшмәкәр "Меценатлар" бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов алып бара. Аның әңгәмәдәшләре - хәйриячелекне яшәү рәвеше итеп алган эшмәкәрләр.

✅Тапшыру һәр җомга 16.30 сәгатьтә эфирга чыга.

«Меценатлар» бизнес берләшмәсе Казанда 2023 елның 13 апрелендә - Россиядә меценат һәм хәйрияче көнендә барлыкка килде. 
"Меценат" берләшмәсенә нигез салучылар уңышлы эшмәкәрләр һәм "Кеше приюты" попечительләр советы әгъзалары. Алар һәрдаим аз керемле кешеләрне бушлай ашаталар һәм меңләгән кешене тулы канлы тормышка кайтаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар