Логотип Тартип радиосы

ПОДКАСТЛАРНЫ НИЧЕК ТЫҢЛАРГА?

Күптән көтелгән яңалык: “ТӘРТИП” радиосы тапшыруларын хәзер теләсә кайчан, үзеңә уңайлы вакытта тыңларга була!

Замана теле белән әйткәндә, “ТӘРТИП” подкастлары барлыкка килде!

Подкаст – ул интернетка урнаштырылган аудио яки видеофайллар, безнең очракта эфирга чыккан тапшырулар.

“Тәртип” подкастларын тыңлауның берничә ысулы бар:

  • Телефонда подкастлар кушымтасын булдырып
  • Безнең рәсми сайтта ПРОГРАММАЛАР бүлегендә
  • һәм Вконтактедагы төркемебездә!

 

Ә хәзер һәркайсына аерым тукталып китик.

  1. Әгәр дә сезнең iPhone икән, сезнең смартфоныгызда “Подкасты” дигән кушымта бар. Түбәндәге сылтама буенча җайлы гына узып, безнең подкастларга языла аласыз: ПОДКАСТЛАР

 

Андый махсус кушымтагыз булмаса, аны APP STOREга кереп йөкләгез:

  1. Телефоннар өчен шулай ук махсус Castbox кушымтасы да бар:

iPhone өчен:

 

Android системалы телефоннар өчен:

 

Castbox кушымтасын урнаштыргач, тапшыруларны аерым каталогтан тыңларга була:

Кабатланмас моңнар, Чакырылган кунак, Тел дигән дәрья бар, Галиҗәнәп театр, Саф вә раушан көзге, Тузмый торган бүләк, Рухият, Риваять, Сабыйга, Әниләр һәм бәбиләр, Мәгърифәт нуры, И Казан! Нурлы Казан! Дәртле Казан!, Бакча җимеше, кеше эше белән, Мөһәҗирләр, Тукай укулары, Әдәби мирас, Безнең мирас, Кичке әкият, Тормыш тәрәзәләре, Калеб.

 

  1. Яндекс.Музыка сервисын кулланучылар өчен тыңлау мөмкинлеге:

  1. Тапшыруларны безнең сайтның ПРОГРАММАЛАР бүлегендә дә тыңларга була.
  1. ВКонтактедагы рәсми төркемебездә шулай ук тапшырулар тыңлау өчен ПОДКАСТЛАР бүлеге бар. Һәм аудиозаписьләрдә аерым ТАПШЫРУЛАР бүлеге бар.  

 

Подкастлар өстәлеп барачак, шуңа күрә тапшылуларның яңа чыгарылышларын ишетми калмас өчен аларга язылырга киңәш итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар