Логотип Тартип радиосы

7 майда очрашырбыз!

Радио көне уңаеннан 10.00-14.00 сәгатьтә Казанның IT-пракында “Тәртип” радиосының ачык студиясе эшләячәк.

7 май - Радио көне уңаеннан 10.00-14.00 сәгатьтә Казанның IT-пракында “Тәртип” радиосының ачык студиясе эшләячәк! Ә, димәк, бу көнне безне тыңлап кына калмыйча, радионың туры эфирдагы эшчәнлеген күреп тә булачак дигән сүз!
Студиябез кунаклары - танылган шәхесләр һәм "Тәртип"нең зуууур командасы! Эфирның һәр сәгатендә уеннар һәм бүләкләр! Ә ачык студиягә килүче тыңлаучыларыбызның кайсынадыр туры эфирга чыгып карау бәхете дә эләгергә мөмкин!

Радионың ничек эшләгәнен үз күзләрең белән күрим дисәң, Тәртипле IT-пракка рәхим ит!
Казан шәһәре, Петербургская ур, 52.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар