Логотип Тартип радиосы

Безгә хатлар языгыз!

Һәр иртә "Тәртипле иртә" тапшыруының алып баручылары сездән килгән хатларны укый.

Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз! Һәр иртә "Тәртипле иртә" тапшыруының алып баручылары сездән килгән хатларны укый. Бу хатларда кызыклы тарихлар, гыйбрәтле язмышлар да, уйлану-борчулар, шатлыклы хәбәрләр дә бар...
Әгәр әле безгә хат язмаган булсагыз, рәхим итегез:
420066, Казан, Декабристлар ур.2, а/я 62

Сездән хатлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез! Тапшыруларыгыз бик матур, күңелгә ятышлы рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Сирәк яңгырый ягъни безнең яшьлек җырларын, җырчыларын тыңлаганда бик күп истәлекләр искә төшә. Рәхмәт сезгә! Бер теләк бар элек радиодан атнага бер тапкыр республикабыз үзешчәннәре концертын тапшыралар иде. Татарстанда талантлар күп бит ул, менә шул үзешчән башкаручыларны да ишетергә иде. Аннан Тәртип булгач тәртип булсын инде җырларның авторларын да әйтсәгез иде. Әлбәттә сирәк булса да кайберләрен әйтәсез. Тагын матур тавышлы, саф татарча сөйли, укый белүчеләр бәйгесен уздырсагыз иде. Радио-тавыш бит инде ул. Бу бәйге туган телебезнең нинди матур булуын һәм аңа мөнәсәбәтне дә үзгәртер иде. Уңышлар телим! Тәртип радиосы - милләтебезнең йөрәк тибеше! Мирһади Разов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәре