Логотип Тартип радиосы

Болгарда журналистлар өчен курслар оештырылды

Болгарда “Ислам һәм массакүләм матбугат чаралары” дип исемләнгән квалификация күтәрү курсларында 26 журналист белем алды.

18-20 июнь көннәрендә ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева һәм радионың PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон Татарстан район-шәһәрләреннән тагы 24 журналист белән бергә Болгарда узган “Ислам һәм массакүләм матбугат чаралары” дип исемләнгән квалификация күтәрү курсларында белем алды.

Әлеге курслар Татмедиа АҖ һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә беренче тапкыр оештырылды. 3 көн дәвамында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Очрашу Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе Резеда Закирова чыгышыннан башланып китте. Ул журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук спикерлар арасында Мәскәүдән көнчыгыш белгече, Мәскәү Дәүләт университеты мөгаллиме Анна Беликова, Дагыстаннан массакүләм мәгълүмат чараларын җитәкләүче Султан Мамедов һәм Магомед Магомедов булды. Һәркайсы үз тәҗрибәсе белән уртаклашып, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Ахыргы көнне журналистларга тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды.

«Бу бик мөһим эш. Казандагы ыгы-зыгыдан бераз ял итеп, журналистлар Болгарда ислам мәдәнияте белән таныша. Журналистларга ошаса, кызык булса, бу курсларны Россия журналистлары өчен дә оештырып булыр иде», — диде Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыйков очрашу барышында.

Әлеге сүзләргә кушылып, бу курс дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт итүчеләр өчен аның әһәмияте бик зур, киләчәктә уңай нәтиҗәсе булачагында да шигебез юк.

 

Фотограф Салават Камалетдинов, "Татар-информ".

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар