Логотип Тартип радиосы

ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН "ТӘРТИП" РАДИОСЫН ТЫҢЛЫЙМЫ?

Бүген ТӘРТИП радиосына Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклар ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин радионың студиясе белән танышып чыкканнан соң, ТӘРТИПнең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән "Чакырылган кунак" тапшыруы кысаларында аралашты. 

"ТӘРТИП радиосын тыңлыйсызмы?" дигән сорауга Фәрит Мөхәммәтшин: "Эшкә килгәндә, кич белән эштән кайтканда радионы машинада тыңлап сокланам. Чын татар телендә, татар музыкасы, татар әдәби телендә тапшырулар бик кызыксындыра. Рәхмәт сезгә моны оештырган өчен, Татмедиага, алып баручыларга!  Тәүлек буе алып бару - халыкка мөмкинлек тудыра. Өлкән кешеләребез рәхәтләнеп тыңлый дигән хәбәр миңа килә." - диде.

"Чакырылган кунак" тапшыруын бүген 18.30 сәгатьтә тыңлагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар