Логотип Тартип радиосы

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан фоторепрортаж

Кичә “Татмедиа” конференц-залында аларны бүләкләү тантанасы булып узды.

26 апрель көнне ТӘРТИП радиосы үткәргән "Үз илемдә - үз көем" конкурсының җиңүчеләре билгеле булды, ә кичә “Татмедиа” конференц-залында аларны бүләкләү тантанасы булып узды.

Онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган “Үз илемдә – үз көем” бәйгесендә Татарстаннан гына түгел, читтә яшәүче йөздән артык үзешчән җырчы һәм коллективлар катнашты. Мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап чыкканнан соң, 4 җиңүчене билгеләде.
Алар:
3 урын - Арчада пешекче булып эшләүче Ильмира Заһидуллина,
2 урын – Кама Тамагыннан клуб мөдире Ренат Закиров,
1 урын – Балык Бистәсеннән күп еллар балалар бакчасында эшләгән Гөлия Мөхәрләмова һәм
Гран-при – Башкортстанда туып, Биектау районында яшәүче, гомер буе рульдә эшләгән (тракторист, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче) һәм хәзер дә 73 яшендә машинада җилдерүче Галия Камалова.
Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата бүләкләр тапшырылды.
Аларны ихлас котлыйбыз!

Шулай ук җырчы Венера Шәмиевадан махсус бүләккә ике яшь катнашучы Питрәчтән Кирилл Спичков һәм Яр Чаллыдан Илназ Харисов лаек булды. Афәрин, егетләр!

Бүләкләү барышында һәркайсы үзенә җиңү китергән җырларны да башкарып китте. “Уел”, “Гөлбакчада”, “Тугайларым”, “Бик еш кайтам” һәм бәйгегә килгән тагы берничә җыр ТӘРТИП радиосы эфирында да яңгыраячак.

Татар халкының рухи мирасын саклап, алдагы буынга тапшыруны үзенең изге бурычы дип санаган ТӘРТИП радиосы хезмәткәләре “Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең киләчеге булыр дип өметләнә.

Фотограф Рамил Гали, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар