Логотип Тартип радиосы

ИМАНЛЫ БАЛА бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Җиңүче 4 яшьлек Сәйдә Гыйләҗева.

ТӘРТИП радиосы үткәргән "Иманлы бала" бәйгесендә барлыгы 29 бала катнашты.
Аларның видеоларын инстаграмда #ИманлыБала хештегына кереп карый аласыз, шулай ук рәсми аккаунтыбызның актуаль сторисларында да сакладык.

Барлык конкурсантларга да бик зур рәхмәт!
Безгә нәтиҗә чыгарырга ярдәм иткән "Туган авылым" имам-хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга да зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Ул һәр катнашучыга уңай бәя бирде, ә җиңүче итеп 4 яшьлек Сәйдә Гыйләҗева сайланды. Котлыйбыз!

Җиңүчебез Сәйдәгә "Әкият" курчак театрына чакыру билеты тапшырабыз һәм барлык катнашучылар белән Ислам мәдәнияте музеена мавыктыргыч экскурсиягә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар