Логотип Тартип радиосы

"Иманлы бала" бәйгесендә катнашучылар өчен экскурсия оештырылды

Казан Кремле буенча сәяхәт бик күңелле узды.

ТӘРТИП радиосы уздырган "Иманлы бала" бәйгесенең катнашучылары өчен кичә Казан Кремле буенча экскурсия үткәрелде. Балалар Казан ханлыгы, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы тарихы турында тагы да күбрәк белде. Вәгъдә ителгәнчә, Ислам мәдәнияте музеенда мавыктыргыч квестта да катнаштылар. Әти-әниләре белән берлекә балалар экспонатларга бәйле сорауларга җавап тапты. Ә очрашу азагында җиңүче һәм конкурста катнашучылар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнде. 

Кызыклы программа өчен Казан Кремле музейларының хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез!

Теги: Главный слайдер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар