Логотип Тартип радиосы

Наилә Яхинаны котлыйбыз!

“Кабатланмас моңнар” тапшыруы авторы һәм алып баручысы, җырчы, композитор, шагыйрә Наилә Яхинага Язучылар корылтаенда тантаналы рәвештә дәүләт бүләге тапшырылды.

“Кабатланмас моңнар” тапшыруы авторы һәм алып баручысы, җырчы, композитор, шагыйрә Наилә Яхинага Язучылар корылтаенда тантаналы рәвештә дәүләт бүләге тапшырылды. Наилә ханымны, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән дәрәҗәле исеме белән тагын бер кат тәбриклибез.
Наилә Яхина - бу исемгә иң лаеклы шәхесләрнең берсе.
Ул тормышындагы каршылыкларны үз көче белән җиңеп, йөрәк ярсуларын иҗаты белән басып, гүзәл сәнгать әсәрләре тудырып яши.
Наилә ханым Татарстан телевидениесе аша алып барган тапшырулары һәм күп кенә җырлары аша да халкыбызга күптән таныш.
Гомерен сәнгатькә багышлаган шәхеснең бүген дә безнең арада булып, "ТӘРТИП"ле тыңлаучыларыбызны куандырып торуына, "ТӘРТИП" аша үзенең иҗатын татар халкына ирештерүенә шатланып туя алмыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар