Логотип Тартип радиосы

ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ старт ала!

Бүген ӘНИЛӘР МАРАФОНының беренче көне.

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан 1 ноябрьдән Тәртип радиосы ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ игълан итә.

Максат зур – инстаграм социаль челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу.

Марафонның идея авторы Динара Әхмәт 21 көн дәвамында катнашучыларга инстаграм сәхифәдә - @anilar.mrfn - 21 тема тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Декрет ялы”, “Бишек җыры”, “Балаларга хат”, “Әтиләр һәм бәбиләр” кебек темалар булачак. Шуларның һәркайсына туры китереп, постлар куясы була. Марафонның бер көнен дә калдырмыйча, катнашып барган әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Барлык әниләрне дә марафонда катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йоклаганын әнкәйнең күргәнем юк. Йоклый микән әнкәй төннәрен? Без ятканда әле ул эшләп кала, Иртән күрәм йөгереп йөргәнен. Арганын да әнкәйнең күргәнем юк, Туктап тормый ял итәргә дә. Зарланганын аның ишеткән юк, Зарланмый ул бер кешедән дә. Ятып чирләгәнен күргәнем юк. Чирли-чирли эшли эшләрен. Елаганын әнкәйнең күргәнем юк, Күрәм, фәкать, моңлы күзләрен. Телләшкәнен әнкәйнең күргәнем юк, Тавыш-гауга әнкәй яратмый. Кемнәр генә үзен рәнҗетсә дә, Бер кешегә дә ачу сакламый. Рәфисә Сәүбән кызы "Туганнарга һәм авылдашларга" 1993 ел