Логотип Тартип радиосы

"Печән базары"нда - ТӘРТИП!

30 июль көнне Казанда узачак "Печән базары" фестивалендә ТӘРТИП радиосы да катнаша!

30 июль Казанның Кабан күле яр буенда "Печән базары" фестивале узачак. Быелгы проектта ТӘРТИП үз чараларын тәкъдим итә:


15:50 - 16:30

Мәрҗани мәчете каршында. "Ислам & Милләт" - сорау-җавап форматында лекция
Эксперт: "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин
Модератор: "Тәртип" радиосы башкарма продюсеры Айваз Садыров.
Язылу өчен сылтама https://forms.gle/MninzALAr8JZdjBr9

15.00-16.00
Остаханә зонасында ТӘРТИП РАДИОСЫ "Риваять" этнотөркеме белән берлектә халкыбызның борынгы, онытылып баручы уеннарын уйнарга чакыра. Яшь чикләве юк, димәк, уеннарда һәркем катнаша ала!

17.00-17.40
Җыр сөючеләрне һәм җырларга яратучыларны ТӘРТИП РАДИОСЫ "Караоке" бәйгесендә көтеп кала. Ике команда, ике йолдызлы капитан һәм берсеннән-берсе кызыклы биремнәр! Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк! Очрашу урыны - сәхнә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар