Логотип Тартип радиосы

Радиотыңлаучылар өчен туры элемтә

ТӘРТИП - халык радиосы! Яраткан радиобызны бергәләп тагы да яхшыртыйк!

ТӘРТИП радиосының эшчәнлегенә кагылышлы сорау-тәкъдимнәрне һәр чәршәмбе 10.00-12.00 сәгатьтә +7 (843) 222 06 06 номерына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Тыңлаучыларның сорауларына радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева җавап бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез Тәртип хезмәткәрләре! Радиогызны бик яратып тыңлыйм һәм сөенәм. "Болгар" ешлыгына кергәнче сезнең искиткеч көннән көн баеп бара торган мелодик контент бар иде.Контентны сайлау һәм яңгырату ирекле булганыгыз сизелә иде. Хәзер нигәдер байлыгыгыз кимеде кебек. Ак Барс (бәлки Татмедиа) канаты астында булгач, бюрократик цензура (сезнең болай да аңа иһтыяҗыгыз юк иде) аркылы үткәреләсез ахрысы. Бу чикләү сезнең радионгызның массакүләм чара бәйсезлеге принцибына каршы бер киртә булып тора. Бу киртәдән котылуыгызны телим. Бәйсез булганда Ризалә ханым халкыбызның моңын,чиксез байлыкларын яңгырата иде. Шуларга кайтуыгызны телим. Танылган Луиза Батыр-Болгари турында ишеттем-аны яңгыратсагыз иде. Ул милләтебезгә хезмәт итә һәм халыкның үз милли кыйммәтләре өчен көрәшкән кешеләрен белергә, әсәрләрен тыңларга хаккы бар. Өстә утырган партия җитәкчеләренә түгел, халыкка тугрылыклы булып, халыкка хәзмәт итү юлында булыгыз! Рәхмәт. Уңышлар сезгә!