Логотип Тартип радиосы

Ризәлә Исмәгыйлевага Рәхмәт хаты тапшырылды

Рамазан аеның 13 нче көнендә (14 апрельдә), Татарстан мөфтияте Казанда журналистлар өчен зур традицион ифтар уздырды.

Ел саен Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе форматында үтә торган мәҗлестә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм федераль, республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче алтмыштан артык каләм әһеле җыелды.
Мәҗлестә Татарстан мөфтие тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшырды. “Җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, милләттәшләребез һәм үсеп килүче буынга дини белем һәм тәрбия бирү эшендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткәне өчен” РӘХМӘТ ХАТЫ белән ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар