Логотип Тартип радиосы

СӘЙДӘ АБЫСТАЙГА МЕДАЛЬ ТАПШЫРЫЛДЫ

Кичә Сәйдә абыстай Аппакова Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

"Тузмый торган бүләк" тапшыруының авторы һәм алып баручысы Сәйдә Аппакованың дин юлындагы олуг хезмәтен югары бәяләп, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыгы өчен Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Сәйдә абыстайны ихластан тәбриклибез! Хезмәтенә күрә хөрмәте дә һәрвакыт шулай зур булсын!
Бөтен тормышын үз милләтенә багышлаган Сәйдә абыстайга теләкләрнең иң изгесе: озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көннәр. Сәйдә абыстайны чын күңелемнән котлыйм. Озак елларга сәләмәтлек телим. Күптәннән белгән,очрашкан,күп мәртәбәләр телевизорда күргән танышы Алсу булам.