Логотип Тартип радиосы

"Татар Азаны - 2022" бәйгесе

Азанның иң матур үрнәге ТӘРТИП радиосы киңлекләрендә яңгыраячак!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ТӘРТИП радиосы һәм "Рухи моң" иҗат берләшмәсе Татарстан Диния Нәзарәте белән берлектә “ТАТАР АЗАНЫ - 2022” бәйгесе игълан итә.
Мәчетләрдән яңгырый торган азанның сыйфатын үстерү, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау максатыннан оештырылган бу бәйгедә өлкәннәр генә түгел, балалар да катнаша ала.
Төп шарт буенча катнашучылар башта “Татар Азаны мәктәбе” тәкъдим иткән азан уку буенча онлайн дәресләр белән танышып чыгарга, аннары тест узарга һәм шуннан соң гына азан укыган видеоларын төшереп җибәрергә тиеш була. Конкурска бәйле бөтен мәгълүматны azan.tatar сайтында яки Татар Азаны группасында табарга мөмкин.

Җиңүчеләр Мәхәллә һәм Республиканың иң оста азан әйтүчесе исеменә ия булачак, ә азанның иң матур үрнәге ТӘРТИП радиосы киңлекләрендә яңгыраячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар