Логотип Тартип радиосы

"ТАТАР АЗАНЫ" бәйгесе уңаеннан матбугат очрашуы

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ТӘРТИП радиосы һәм "Рухи моң" иҗат берләшмәсе Татарстан Диния Нәзарәте белән берлектә “ТАТАР АЗАНЫ - 2022” бәйгесе уздыра.

Шул уңайдан Татмедиада бүген матбугат очрашуы булып узды. Очрашуда ТӘРТИП радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, "Рухи моң" иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең социаль булек житәкчесе урынбасары Айнур Йосыпов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов катнашты.

“ТАТАР АЗАНЫ” бәйгесе быел өченче тапкыр үткәрелә һәм аның максаты - мәчетләрдән яңгырый торган азанның сыйфатын үстерү, сәләтле азан әйтүчеләрне барлау, мәхәллә тормышын җанландыру.

Бәйге Рамазан аеның беренче көнендә башланып китәчәк. Аның төп шарты буенча катнашучылар башта “Татар Азаны мәктәбе” тәкъдим иткән азан уку буенча онлайн дәресләр белән танышып чыгарга, аннары тест узарга һәм шуннан соң гына бәйге өчен махсус видео төшереп җибәрергә тиеш була. Конкурска бәйле бөтен мәгълүмат azan.tatar сайтында.

Катнашучылар яшенә килгәндә, аларны ике төркемгә бүлеп карыйлар:
- 14 яшькә хәтле балалар һәм яшүсмерләр
- 14 яшьтән өлкәнрәкләр

Азан әйтүчеләргә бәяне компетентлы жюри әгъзалары бирәчәк. Җиңүчеләр Мәхәллә һәм Республиканың иң оста азан әйтүчесе исеменә ия булачак, ә азанның иң матур үрнәге ТӘРТИП радиосы киңлекләрендә яңгыраячак!

"ТӘРТИП" радиосы һәм Нияз Сабирҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар