Логотип Тартип радиосы

Тиздән "ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ"!

Әниләрне марафонда катнашырга чакырабыз!

Тәртип радиосы 1 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә "ӘНИЛӘР МАРАФОНЫ"н башлап җибәрә! Бәйгенең максаты - татар әниләре өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданын булдыру, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау.

Быелгы марафон ярыш формасында узачак, ә, димәк, җиңүчеләр дә, бүләкләр дә була дигән сүз!

Һәр елдагыча марафон 21 көн дәвам итәчәк. Бездән - 21 тема, сездән - 21 пост. Бер көнен дә калдырмыйча катнашкан әниләр арасыннан 9 җиңүче билгеләнәчәк! Аларның сигезенә - 10 000 сум, Гран-при иясенә - 20 000 сум тапшырылачак!

Катнашу өчен радионың Вконтактедагы  https://vk.com/tartip.tatar төркеменә кушылырга һәм конкурсны анонслаучы постта язылган барлык шартларны үтәргә кирәк! Иң мөһим шартларның берсе - марафон өчен постлар язганда, татар шрифтын куллану. 
Игътибар! Бәйгедә әниләр генә түгел, дәү әниләр дә катнаша ала!

Марафон өчен язылган постларга бәяне жюри комиссиясе бирә, җиңүчеләрне дә алар билгели.
Нәтиҗә 29 ноябрь көнне Казанда Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясе концертлар залында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар