Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосы МАТБУГАТКА КҮЗ АТА?!

ТӘРТИП радиосы эфирында яңалык!

Татарстанда нәшер ителүче басмалар һәм әлеге газет-журналларда чыгучы язмалар турында “МАТБУГАТКА КҮЗ АТУ” дип аталган тапшыру чыга башлады.

Тапшыруга алып баручыны озак эзләргә туры килмәде: бу җаваплы эшкә матбугат белән тыгыз элемтәдә булган, шул ук исем астында интернет киңлекләрендә татар матбугаты дайджестын – популяр Матбугат.ру сайтын булдырган Данил Сәфәров  алынды. Аның үзенә генә хас журналист стиле, төпле фикере, төртмәле сүзе дә бар! Һәр чыгарылышта Данил 5 басмага күзәтү ясый, яңа санда чыккан иң кызыклы мәкалә, интервьюлар турында кыскача мәгълүмат бирә.

 “МАТБУГАТКА КҮЗ АТУ” - тыңлаучыларны татар матбугатына тагын  да якынайтыр, аларда тагын да зуррак кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

Һәр шимбә 9.30 тыңлагыз! Кабатлавы,  якшәмбе 17.30 булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар