Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосы волейбол ярышында катнашты

Кичә Сабада татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча 7 турнир узды.

Кичә Сабада татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир булып узды. Җиденче тапкыр үткәрелүче бу ярышта 9 команды көч сынашты. Безнең ТӘРТИП радиосы 4нче урынга лаек булды!

Коллегаларыбыз белән очрашып күрешү, аралашу - үзе үк бер онытылмаслык тәэсирләр, хис-кичерешләр бүләк итте!

Безне шундый җылы кабул иткән, әзерләнеп көтеп алган оештыручыларга - Саба районының хакимият башлыгы Рәис Нургали улына, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Әлфия Мөбәрәковага ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ белдерәбез! Бик зур дәрәҗәдә үтте бу турнир!
Киләсе елда Биектау районында очрашканчыга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар