Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосында РЕБРЕНДИНГ

ТӘРТИП радиосының ребрендингы һәм яңа визуаль, музыкаль бизәлешенең презентациясенә багышланган матбугат очрашуы булып узды

2020 елның августында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТӘРТИП радиосы Казанда һәм Яр Чаллыда аерым FM ешлыкларга чыкты. Яңа FM ешлыкка күчү җитди үзгәрешләргә этәрде.
Радиостанция үзенең тарихи кыйбласын үзгәртмичә, аңа тугры калып, зур ребрендинг ясады. Ребрендинг кысаларында ТӘРТИП радиосының бүгенге концепциясен тулысы белән чагылдырган яңа логотип һәм визуаль бизәлеш булдырылды.
Презентация барышында яңа брендбук тәкъдим ителде, шулай ук ТӘРТИПнең яңартылган командасы, радионың эфир һәм эфирдан тыш яңа продуктлары белән таныштырдылар. Шуларның берсе – смартфоннар өчен махсус кушымта. Бу кушымта ярдәмендә радионы онлайн режимда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тыңларга була.

Радионың яңа гимнын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Эльмир Низамов презентациядә үзе тәкъдим итте.
Очрашуда ТӘРТИП радиосының якын дуслары Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның атказаган артисты Марсель Вәгыйзов, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, җырчы Венера Шәмиева һәм “Риваять” этнотөркеме катнашты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар