Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосының матбугат очрашуы булып узды

Ул "Үз илемдә - үз көем" җыр бәйгесенә багышланды.

Инде икенче мәртәбә уздырылучы бу бәйге быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла. Былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быелгы конкурста үзара гаиләләр көч сынашачак. Төп шарт - музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак.
Алар 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Шулай ук җиңүчеләрнең җырлары ТӘРТИП радиосы эфирында да яңгыраячак.
“Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең нигезләмәсе белән сайтыбызда танышырга мөмкин.

Солтан Исхаков фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар