Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП радиосының яңа студисе әзер

ТӘРТИП радиосының яңа студиясе ачылышына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

ТӘРТИП радиосының яңа студиясе ачылышына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Тантаналы ачылыш 7 май - Радио көненә туры килде.

ТӘРТИП радиосының күпфункцияле яңа студиясе бер үк вакытта радио һәм видеостудия ролен үти. Биредә радиотапшыруларны туры эфирга чыгару, видеога төшерү мөмкинлеге бар һәм шунда ук җанлы музыкаль чыгышлар өчен махсус зона да каралган.
Заманча студия ТӘРТИП радиосы өчен яңа мөмкинлекләр ачуын Татарстан Президенты да билгеләп узды. Яңа студиядән дә беренче булып туры эфирга Рөстәм Миңнеханов чыкты. "Чакырылган кунак" тапшыруы барышында ул ТӘРТИП радиосын яратып тыңлавын, бүгенге радиоларга позитив яңалыклар җитмәвен, безнең һәммәбезгә татар булуыбыз белән горурланырга кирәклеген искәртте. 

Киләчәктә шушы студиядә Яңалыклар тапшыруы чыга башлаячак. Туры эфирда иртәнге тапшыру чыгару да планлаштырылган.

Теги: Главный слайдер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар