Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИПнең тиздән үз “Яңалыклар”ы булачак!

ТӘРТИПтә нинди нинди эчтәлектәге хәбәрләр яңгырарга тиеш? Махсус анкета сорауларына җавап бирегез.

Тәртип халык  радиосы һәрвакыт үсештә, эзләнүдә. Аеруча соңгы ел безнең өчен бик үзенчәлекле булды: Яңа ешлык. Яңа редакция. Яңа студия. Яңа мөмкинлекләр. Яңа тапшырулар.

Һәм менә яңа максат: сезне - тыңлаучыларыбызны дөньядагы, илдәге, Республикадагы яңалыклар белән таныштырырга телибез.

Сезгә кайсы өлкәгә кагылышлы яңалыклар кызыклы,  ТӘРТИПтә нинди нинди эчтәлектәге хәбәрләр яңгырарга тиеш? Бу хакта сезнең фикерне дә беләсебез килә.   

Шушы АНКЕТА сорауларына җавап биреп, фикер-тәкъдимнәрегезне язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек!

 

Һәм игътибар!

Тәртип радиосы яңалыклар әзерләүче һәм яңалыклар  укучы профессиональ кадрлар эзли. Диктор, журналист, редакторлар безгә мөрәҗәгать итә ала. Портфолиоларыгызны radio@tartip.tatar адресына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар