Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИПтә "ИМАНЛЫ БАЛА" конкурсы

Изге Рамазан аенда ТӘРТИП радиосы балалар өчен “Иманлы бала” дога конкурсын игълан итә!

Изге Рамазан аенда ТӘРТИП радиосы балалар өчен “Иманлы бала” дога конкурсын игълан итә!

‼Бәйгенең шартлары:

❇Конкурста 12 яшькә хәтле балалар катнаша ала

❇Бәйгедә катнашу өчен балагызның кыска сүрә(Ихлас, Фәләкъ, Нәс, Кәүсәр һ.б.) укыганын видеога төшереп, инстаграм аккаунтыгызга урнаштырыгыз

❇Үзегезнең пост астына балагызның исемен, яшен языгыз һәм шунда ук @tartip.tatar һәм #ИманлыБала дип тә өстәргә онытмагыз

❇Видеоның яңа төшерелгән булуы һәм инстаграмга 13 апрель – 7 май аралыгында куелуы шарт (иртәрәк яисә соңрак куелган видеолар бәйгедә катнашмый)

❇Инстаграмыгыз ачык булсын

❗Җиңүчеләр 13 май көнне игълан ителәчәк.
Аларны Ислам мәдәнияте музеена мавыктыргыч экскурсия көтә!
Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар