Логотип Тартип радиосы

"ТӘРТИП"тә яңа бәйге!

Бүләккә театрга 2 кешелек чакыру билеты!

Һәр гаиләдә рәхәтләнеп карый, хатирәләрне барлый торган фотосурәтләр бар. Аларда хисләр самими, хыяллар канатлы, ә әти-әни шундый яшь!.. Аларның клёш чалбарлары, чуар күлмәкләре, шул чорына күрә прическалары дисеңме! Бер сүз белән... яшьлек!
“Тәртип” радиосы яңа бәйге - "Әти-Әни яшь чакта" фотоконкурсын игълан итә!

Шартлары:
1⃣Бу постка лайк куеп, комментарийга "Катнашам!" дип языгыз.

2⃣Инстаграмга әти-әниегезнең (әниегезнең яки әтиегезнең үзе төшкән фотосы да ярый) яшь чактагы фотосын урнаштырыгыз.

3⃣Фото астына "@tartip.tatar конкурсында катнашам!" дип языгыз.

4⃣Конкурсның  махсус хештегын куегыз:
#ӘтиӘниЯшьЧакта яки #ЭтиЭниЯшьЧакта

Игътибар, конкурста катнашучыларның инстаграм аккаунтлары ачык булырга тиеш. Һәрберсенә аерым сан биреләчәк.

Бу конкурсыбыз эстафета формасын алса, бигрәк тә шәп булыр иде! Үзегезнең пост астына якыннарыгызны билгеләп "сез дә катнашыгыз!" дип яза аласыз.

Нәтиҗә 16 ноябрь көнне ясалачак!
Җиңүчегә бүләккә @kamalteatr теарында 18 ноябрь көнне булачак легендар “Зәңгәр шәл” спектакленә 2 кешелек чакыру билеты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар