Логотип Тартип радиосы

Туган көн!

Бүген бездә бәйрәм! Баш мөхәрриребез ИСМӘГЫЙЛЕВА РИЗӘЛӘ КОТДУС КЫЗЫның туган көне!

ТӘРТИП радиосын эфир киңлекләрендә саклап калу өчен бөтен тырышлыгын куйган, чын мәгънәсендә радиобыз белән янып-көеп яшәүче Ризәлә Исмәгыйлеваны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез!
Зирәк, ихлас, зыялы, милли җанлы, шәфкатьле, батыр йөрәкле һәм шул ук вакытта нечкә күңелле Ризәләбезгә иң изге теләкләребезене җиткерәбез!
Гөрләтеп эшләргә, тормышның ямен күреп, якыннарның күңел җылысын тоеп, һәр яңа көнгә сөенеп яшәргә язсын! Иң мөһиме Аллаһы Тәгалә сәламәтлегеннән аермасын! Янәшәңдә һәрвакыт сине аңлаучы, хөрмәт итүче дусларың, туганнарың, фикердәшләрең булсын!
Яңадан яңа уңышлар юлдаш булсын!
Зур ихтирам белән, ТӘРТИП радиосы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар