Логотип Тартип радиосы

Хәмдүнә Тимергалиева турында 7 факт

Легендар җырчыбыз "Галигә барам әле!" хитын беренче тапкыр кайда башкарган?

1 ФАКТ.

 Хәмдүнә Тимергалиева 1949 елны Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында колхоз рәисе гаиләсендә дөньяга килгән.

2 ФАКТ.

Кечкенә чагында әтисенә ияреп барган җиреннән югалган. Милиционерларга кушылып, бөтен тирә-юньдәге халык эзләгән. Ә нәни Хәмдүнә чишмә карарга киткән булган икән. 

3 ФАКТ.

Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтажчы булып эшли.

4 ФАКТ.

Репертуарында 1000нән артык җыр. Яратып башкарган җырлары арасыннан иң-иңе “Җомга көе” булган.

5 ФАКТ.

"Галигә барам әле!” җырын Хәмдүнә Тимергалиева беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башкарган.

6 ФАКТ.

1991 елда җырчыга ТР Халык артисты исеме бирелә.

7 ФАКТ.

Җырчыга Башкорстанның Халык артисты исемен бирергә дигән боерыкка 2020 елның  февралендә үк кул куела. Тик, кызганыч, Хәмдүнә Тимергалиева бу дәрәҗәле исемне алуы хакында белмичә, 14 сентябрь көнне якты дөньядан китеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар