Логотип Тартип радиосы

"Үз илемдә - үз көем" бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы

Бүген ТӘРТИП радиосының "Үз илемдә - үз көем" бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы булып узды.

Пресс-конференциядә @tartip.tatar баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева,
баш мөхәррир урынбасары Ләйлә Ялалова,
радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров һәм конкурсның жюри әгъзалары - әдәбият белгече, галим,
Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин белән Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина катнашты.

Бүгенге очрашуда конкурс өчен видеоларны 20 апрельгә кадәр +79872205050 ватсап яки телеграм номерына юлларга кирәклеге ассызыкланды.
Жиңүчеләр 26 апрель көнне игълан ителәчәк, аларга акчалата бүләкләр каралган:
3 урын - 5000 сум
2 урын - 10 000,
1 урын - 15 000,
Гран-при - 20 000 сум.

Бәйге турында тулы мәгълүмат http://tartip.tatar/news/yazmalar/z-ilemd-z-kem-bygesene-ichelren-akchalata-blk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар