Логотип Тартип радиосы

"Үз илемдә - үз көем" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады.

ТӘРТИП радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” бәйгесенә йөздән артык видео килде. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Мәскәү шәһәре, Башкорстан республикасы, Пермь, Киров өлкәләреннән дә милләттәшләребез бар иде. Бакча яшендәге сабыйлардан алып 80не тутырган әби-бабайларыбыз да актив катнашты, афәрин! Кайбер җырлар  инстаграмга куелды, аларны күрмәгән булсагыз, #Үзилемдәүзкөем хештегына кереп карарга була. Аңлавыгызча, барысын да куеп бетерү мөмкин түгел иде.

Безгә килгән һәр видеоны жюри әгъзалары игътибар белән карап чыкты, катнашучыларның җыр-моңга сәләтенә чын күңелдән сокланды. Шуңа җиңүчеләрне сайлау да шактый кыен булды. Бик озак фикерләшкәннән соң, мөхтәрәм комиссия бер сүзгә килеп, ниһаять, конкурсның җиңүчеләрен билгеләде!

Шулай итеп,

3 урын – Ильмира Заһидуллина (Арча), “Бик еш кайтам” җыры

2 урын -  Ренат Закиров (Кама Тамагы), “Тугайларым” җыры

1 урын – Гөлия Мөхәрләмова (Балык Бистәсе), “Гөлбакча” җыры

ГРАН-ПРИ – Галия Камалова (Биектау), “Уел” җыры

 

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ КОТЛЫЙБЫЗ!

 

Венера Шәмиевадан махсус бүләк ияләре:

Кирилл Спичков (Питрәч) һәм Илназ Харисов (Яр Чаллы)

 

Шулай ук берничә катнашучыны аерым билгеләп үтәсебез килә:

Халидә Николаева (Кукмара)

Рәфия Галәветдинова (Спас районы)

Рузилә Хәбибуллина (Балык Бистәсе)

Гөлинә Имамиева (Теләче)

Фәния Сабирҗанова (Арча)

Рәмзия Гайфуллина (Арча)

Рәмзия Әсхәдуллина (Балтач)

Инсаф Гайнуллин (Чистай)

Таһирә Ибраһимова (Мәскәү)

“Нур” татар музыкаль-фольклор театры (Мәскәү)

Дамир Шакиров (Арча)

Альмира Вәлиуллина (Казан)

Мәүлит Мөэминов (Пермь, Барда)

Ганиев Илнур (Казан)

Гарипова Камилә

Катнашучыларга да, җиңүчеләрне сайлап алган жюри әгъзаларына да бик зур рәхмәт!

Теги: Главный слайдер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар