Логотип Тартип радиосы

ҮЗ ИЛЕМДӘ - ҮЗ КӨЕМ

Бәйрәм уңаеннан, ТӘРТИП радиосы бәйге игълан итә - "ҮЗ ИЛЕМДӘ - ҮЗ КӨЕМ"

Бәйрәм уңаеннан, ТӘРТИП радиосы бәйге игълан итә -
"ҮЗ ИЛЕМДӘ - ҮЗ КӨЕМ"


Халкыбызның онытыла барган җырларын музыка уен коралына кушылып җырла, видео яздыр һәм безгә юлла!!

Иң шәп җыр ТӘРТИП радиосында яңгыраячак һәм @tartip.tatar инстаграмына куелачак.

3 җиңүчегә акчалата бүләкләр каралган!

Конкурс видеоларына таләпләр:
- хәзерге көндә сәхнә, радио, телевидениедә сирәк җырлана торган җырны музыка уен коралына (мәсәлән, баян, курай, скрипка, мандалина, пианино һ.б.) кушылып җырлыйсы яки акапелла башкарасы
- фонограммага җырлау тыела
- җырлаганда, музыка уен коралында үзегез уйнасагыз да була
- җырны тулысы белән яки 1 куплет белән кушымтасын башкарырга мөмкин
- җырны бер яки берничә кеше башкара ала
- видеоның сыйфатлы булуы мөһим
- видеоны җибәргәндә, үзегезнең исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны язып җибәрегез

Видеоларны җибәрү өчен элемтә чаралары:
WhatsApp – 89872205050
Телеграм - 89872205050
Файлообменник (мәсәлән, Яндексдиск, гуглдрайв һ.б.) аркылы сылтама белән җибәрсәгез, тагы да яхшырак. Бу очракта видеоның сыйфаты сакланачак!

Конкурска нәтиҗә 26 апрель көнне ясалачак.
Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар