Логотип Тартип радиосы

Айдар Фәйзрахманов: "Мин үзем дә үзешчән сәнгатьтән үсеп чыккан малай"

“Тәртип” радиосында “Үз илемдә – үз көем” җыр бәйгесе старт алды. Икенче тапкыр үткәрелүче бу бәйге быел ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.

“Беренче тапкыр бәйгедә 100дән артык кеше катнашкан иде. Катнашучылар төрле төбәкләрдән булды, алар арасында әбиләр дә, бәбиләр бар. Бәйгенең максаты – ишетелмәгән әвәлге җырларны барлау иде. Ә быел гаиләне ныгыту, туганлык җепләрен саклау максаты да өстәлде”, - ди “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. 

Аның сөйләвенчә, былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быелгы конкурста үзара гаиләләр көч сынашачак. Төп шарт – музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару.

“Үз илемдә – үз көем” проекты - профессиональ сәхнәгә чыгарга лаек булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында бу мөмкинлеккә ия булмаган үзешчән башкаручыларны халыкка ишеттерү мөмкинлеге. Беренче бәйгедә катнашучыларның саны халыкның мирасыбызны саклавын, аны киләчәк буынга тапшырырга омтылуын күрсәтте”, - ди радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров. 

Бәйгенең жюри комиссиясен Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Жюри составында шулай ук шагыйрьләр һәм танылган җырчылар да, радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева үзе дә булачак. “Бәйгенең исеме бик матур. Чынлап та, һәр илнең үзенең җыры, милли аһәңе була. Безнең максат – бәйгенең җисеменә туры килгән җырларны сайлап алу. Бу, гомумән, без ишетмәгән җырлар да булырга мөмкин, чөнки халык арасында андый җырлар әлегә кадәр саклана. Без ансамбль белән 45 илдә булдык һәм кайда гына йөрсәм дә, үз халкымны сагынып кайта идем. Татардан да матур, итәгатьле, тәртипле халыкны күргәнем юк”, - дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.

Ул үзенең дә үзешчән сәнгатьтән үсеп чыккан малай булуын искә алды. “Хәтерлим, 4-5 сыйныфта укыганда, Арча сәхнәсендә тальян гармун тартып уйнаган идем. Казанның Опера һәм балет театрында үзешчән сәнгать конкурслары уза иде. Ул – бөтен Татарстанны берләштерүче үзешчән хәрәкәт. Җиңүчеләр зур сәхнәдә милли көйләрне башкара иде. “Үз илемдә – үз көем” бәйгесе дә милли көйләрне яңгыратучы гаиләләрне чакыра. Мин, мәсәлән, әти белән тальян гармунда уйныйм, абыйлар кушылып җырлый иде”, - диде Айдар Фәйзрахманов.

“Үз илемдә – үз көем” бәйгесендә катнашучыларның видеоязмалары 16 октябрьгә кадәр 89872205050 ватсап яки телеграм номерына кабул ителә. Шулай ук Яндекс.Диск, Mail.Облоко, Google.Drive кебек күләмле файлларны саклаучы системаларны кулланып, шуларга сылтама да җибәрергә мөмкин.

Гран-при иясенә – 50, беренче урынга – 25, икенче урынга – 15, өченче урынга 10 мең сум акча тапшырылачак. Җиңүче гаиләләр 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясар дип көтелә. Җиңүчеләрнең җырлары “Тәртип” радиосы эфирында яңгыраячак.

“Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең нигезләмәсе белән tartip.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aydar-fyzrakhmanov-min-zem-d-zeshchn-sngattn-sep-chykkan-malay

"Шәһри Казан" газетасы. Эльвира Шакирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар