БАЛА ӘЛЕ БЕЗ...
25 ноябрь көнне, шулай итеп, безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Әниләребезне бу юлы үзебез җитәкләп, хөрмәтләп, матур чарага алып килдек – “Бала әле без” дип исемләнгән проектны башлап җибәрдек. Ул ел саен уза торган матур бәйрәм булачак. Без, Тәртип радиосы һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәрләре, үзебезнең әниләребезгә һәм тамашачыларга бәйрәм бүләк итә алдык дип ышанабыз.