Логотип Тартип радиосы

ӘНИЕМНЫҢ АЛТЫН КУЛЛАРЫ

"ТӘРТИП" ЯҢА ФОТОБӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТӘ!

ӘНИЛӘР КӨНЕ уңаеннан "ТӘРТИП" радиосы яңа ФОТОБӘЙГЕ игълан итә - 
Әниемнең алтын куллары!

Әниегез тәмле пешерә, чигә, бәйли яки берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләре ясый икән, димәк, бу бәйге сезнең өчен!

Катнашу өчен иң элек конкурс постына лайк куябыз һәм комментарийларда "Катнашам!" дип язабыз.
Алтын куллы әниегезнең фотосын инстаграм аккаунтыгызга урнаштырып, кыскача гына булса да аның осталагы турында язып китегез. 16 ноябрьдән алдарак куелган постлар конкурста катнашмый.
Фото астына шулай ук @tartip.tatar радиосы аккаунты белән #ӘниемнеңАлтынКуллары яки
#ЭниемненАлтынКуллары дип конкурсның махсус хештегын да билгеләргә кирәк!

Игътибар! Бәйгедә катнашу өчен инстаграмыгыз ачык булу шарт. Һәр катнашучыга аерым бер сан биреләчәк, җиңүчене шул саннар буенча махсус генератор ярдәмендә 29 ноябрь көнне сайлаячакбыз! 
Фотоконкурста җиңүче тыңлаучыбыз әнисе белән театрга барачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар