«Кабатланмас моңнар» концертына рәхим итегез!
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Тукай белән бер айда туган һәм язмышлары да бик охшаш булган Тәртип радиосы “Кабатланмас моңнар” концертына чакыра! 20 апрель, 18.00 сәгатьтә, Г Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясенә рәхим итегез!
Халкыбызның күренекле шәхесләре:
Миңгол Галиев, Айдар Фәйзрахманов һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Фердинант Сәлахов, Хәйдәр Гыйльфанов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ Солтанова, Альберт Вәлиуллин, Айдар Рәкыйпов, “Риваять" этно-төркеме, Энҗе Шәймурзина, музыкантларыбыз - Ренат Вәлиев, Динә Закирова, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, махсус кунаклар һәм әлбәттә, ТӘРТИПлеләр - Айгөл Нәбиуллина, Илфак Хафизов, Алмаз Нургалиев белән "Мозаффаров-band"” төркеме булачак!
“Кабатланмас моңнар” концертына билет сатып алган һәркем радиобыз эшчәнлегенә үзенең хәлкадәри өлешен кертәчәк дигән сүз!
Билет хакында мәгълүмат, филармония кассасында, Билетон билет сату операторы сайтында. 6+
erid=2SDnjeTbtyX
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар