Логотип Тартип радиосы

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген бездә бәйрәм! Җитәкчебез - «Тәртип» радиосы баш мөхәррире РИЗӘЛӘ Котдус кызы ИСМӘГЫЙЛЕВАның туган көне!

Ризәлә - татар милләтенә армый-талмый хезмәт итүче, талантлы, эш сөяр, милли җанлы шәхес. Милләтебез горурлыгы! Һәр сүзен үлчәп сөйләүче, сүз тәмен, кадерен аңлаучы Ризәлә Котдус кызының татар мәгълүмат чараларына, аерым алганда татар радиолары үсешенә, керткән һәм кертәчәк өлеше бәхәссез зур һәм кыйммәтле. Киләчәктә дә хезмәттән ямь, тәм табып, халкыбызга, милләтебезгә тугры хезмәт итәргә, саулыкта, иминлектә, күңел тынычлыгында яшәргә язсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар