Логотип Тартип радиосы

ТӘРТИП КАЙТТЫ!

14 августтан Казанда 93.1 FM ешлыгында «Тәртип» радиостанциясе тапшырулары трансляцияләнә башлады. 28 августтан башлап радионы 90.2 FM ешлыгына көйләп, Яр Чаллыда да тыңлый  алалар. 

14 августтан Казанда 93.1 FM ешлыгында «Тәртип» радиостанциясе тапшырулары трансляцияләнә башлады. 28 августтан башлап радионы 90.2 FM ешлыгына көйләп, Яр Чаллыда да тыңлый  алалар. 

Радиостанциянең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радио коллективының күптәнге хыялы тормышка ашуын билгеләп үтте. «Әлеге хәбәрне тыңлаучылар да көтте. 1990 елга кадәр эстрадага чыккан башкаручылар һәм бүгенге сыйфатлы җырчылар аз түгел. Халыкка нәкъ менә шушы җырлар кирәк иде", - дип сөйләде ул. Моңа кадәр "Тәртип радиосы" көнгә берничә сәгатьлек эфиры белән "Болгар" радиосы ешлыгында чыгып килде. Хәзер исә радионы тәүлек әйләнәсе тыңлау мөмкинлеге булдырылды. "Бу  -  Рөстәм Миңнехановның бөтен татар халкына ярдәме һәм зур бүләге. Яңа концепция кысаларында радио яңа форматта эшли башлаячак. Ә максаты - үз телен белмәгән татарлар өчен дә рәхәтләнеп тыңларлык радио булдыру," диде Ризәлә Исмәгыйлева. 
 

Теги: Главный слайдер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар