Логотип Тартип радиосы

Мәгърифәт нуры

Яшь җитәкчеләр мәктәп тормышына яңа караш, заманча идеяләр һәм яңарыш алып килә. Традицияләрне саклап, яңалыкларга юл ачу, тәҗрибәле коллективны уртак максат тирәсенә туплау – җитәкчедән зирәклек тә, кыюлык та таләп итә.

 Моңа ничек әзер булырга, коллективның ышанычын ничек яуларга һәм мәктәпне үстерү өчен нинди юллар сайларга? Кунагыбыз – Казандагы 108 нче мәктәп директоры, «Ел укытучысы – 2024» республика конкурсы җиңүчесе Радик Хәбиров белән шушы һәм башка мәсьәләләр хакында да сөйләшербез.

Тапшыруны 11 ноябрьдә - 16.30 сәгатьтә һәм шимбә - 14 ноябрь 11.30 сәгатьтә тыңлый аласыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар