Тәртип радиосында = Ренат Ибраһимов атналыгы
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Ренат Ислам улы Ибраһимовның әнисе чыгышы белән Татарстан Республикасының Кукмара, ә әтисе Башкортстанның Туймазы районыннан.
Үзе исә ул 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.
1973 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, Ренат Ибраһимов үзенең иҗади юлын М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә башлап җибәрә. Биредә ул танылган операларда князь Игорь (“Князь Игорь”), Эскамильо ("Кармен"), Валентин ("Фауст”), Евгений Онегин ("Евгений Онегин”), Елецкий ("Пиковая дама”) кебек төп партияләрне башкара. Шул ук 1973 елда яшь җырчы Бөтенсоюз эстрада җырлары конкурсында, ә 1974 елда – V Бөтенсоюз эстрада артистлары конкурсында лауреат була.
1988-1990 нчы елларда Ренат Ибраһимов Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. 1990 елдан 1998 елга кадәр Мәскәүдә “Сәфәр” Татар мәдәни үзәгенең солисты һәм сәнгать җитәкчесе, 1998-1999 елларда “Газпром” РАҖнең мәдәният идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. 1999 елдан – үзе оештырган җыр театры сәнгать җитәкчесе һәм солисты. Р. Ибраһимов - татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, борынгы романслар, эстрада җырларын уңышлы башкаручы җырчыларның берсе буларак таныла. Аны чит илләрдә дә алкышлап каршылыйлар, яратып тыңлыйлар һәм чыгышларын түземсезлек белән көтәләр.
Ренат Ибраһимов 2022 елның 14 маенда 75 яшендә вафат булды. Мәскәү өлкәсенең мөселман участогында мемориаль һәйкәл ачылган. Мемориалга рус һәм татар телләрендә артистның яраткан сүзләре ― «Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез. Һәм киресенчә...» дип язылган.
Галерея
Теги: Главный слайдер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар